Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мишә фермасында эш шартлары ничек? Журналист күзәтүе

"Сөт иле-Теләче" агрофирмасы бүлекчәләренә соңгы айларда кергән үзгәрешләр мул һәм сыйфатлы продукция алуны, эш шартларын яхшыртуны күздә тота. Агрофирманың Олы Мишә бүлекчәсендә дә бу шулай. Алар яңача эшләүгә, башка бүлекчәләргә караганда, беренчеләрдән булып алынган. - Башта уңайсызрак булды. Хәзер ияләндек инде. Элек фермага көненә өч тапкыр килгән вакытлар да булды....

"Сөт иле-Теләче" агрофирмасы бүлекчәләренә соңгы айларда кергән үзгәрешләр мул һәм сыйфатлы продукция алуны, эш шартларын яхшыртуны күздә тота. Агрофирманың Олы Мишә бүлекчәсендә дә бу шулай. Алар яңача эшләүгә, башка бүлекчәләргә караганда, беренчеләрдән булып алынган.

- Башта уңайсызрак булды. Хәзер ияләндек инде. Элек фермага көненә өч тапкыр килгән вакытлар да булды. Иртәнге савымга дүртенче яртыда киләбез, тугызга кадәр савым бара һәм бу кич белән дә шулай. Сыерларны ике тапкыр ашатып, ике тапкыр савабыз. Без бу торакта дүртәү эшлибез. Илдус Хәмидуллин, Әлфия Хәйруллина, Рәсим Хәйруллин һәм мин, - дип таныштырды мине үзләренең эш тәртипләре белән савымчы Резедә Бәширова.

Бүген әлеге фермада көн саен 4823 килограмм сөт җитештерелә, шуның 4315 килограммы сатуга чыгарыла. Һәр сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме 15 килограмм.

- Миксерда әзерләнгән азык сыерларга ике тапкыр кертелә. Торакларга кертелгән азыкны терлекче егетләр Илназ Сафин белән Рәмис Хәйруллин таратып чыга. Моннан тыш, алар малларның асларын җыештыралар, кардага чыгаралар, савымчыларга бәйләргә булышалар. Әлегә сенаж белән силосны Сауш бүлекчәсеннән ташып ашатабыз. Ә фураж Кукмарадан кайтарыла. Сыер 10 килограммнан артык сөт бирсә, 6 килограмм фураж, 3 килограмм көнбагыш һәм рапс түбе (жмых) салабыз, - дип сөйләде сыерларның көндәлек рационы турында ферма мөдире Искәндәр Хәмидуллин.

Ясалма орлыкландыру технигы да һәм оператор да булган Камил Хәмидуллин хезмәттәшләре ярдәме белән фермада ай саен 60 бозау алынуын һәм 55 тана каплатылуын әйтте. Фермадагы терлекләрнең гомуми баш саны 819 булса, шуның 370 е савым сыеры.

Яңача эш алымында, билгеле, түләүләрдә дә үзгәргән. Хезмәтеңә тиешле хезмәт хакы алу һәр заман өчен актуаль мәсьәлә. Авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Иртә таңнан торып, кичкә кадәр физик хезмәт башкарган сыер савучыларның хезмәт хакы һөнәр ияләре белән чагыштырганда аз иде. Соңгы елларда хезмәт хаклары арту күзәтелә. Аның ай саен бирелеп барылуы да сөенечле хәл. Мәсәлән, әлеге бүлекчәдә эшләүчеләргә хезмәт хаклары февраль ае өчен банк карталарына күчерелгән инде. Савымчыларның уртача хезмәт хакы 20-21 мең сум чыга ди. Терлек азыгы кертүче тракторчыларның, атчыларның һәм терлекчеләрнең хезмәт хаклары шуның 60 % ын тәшкил итә.

Икенче торакта Гүзәл Мифтахова, Тәслимә Галимуллина, Земфира Мөхәммәтова, Елена Фәтхуллина дус-тату, аңлашып эшлиләр. Ферма буенча иң күп сөтне Гүзәл Мифтахова сава. Икенче позицияне Земфира Мөхәммәтова били.

Терлекче өчен яз җиңел ел фасылы түгел. Олы Мишә фермасына килсәң, кайда басарга куркып торырсың. Үтә пычрак вакыт. Шуңа да карамастан, яшь егетләрнең зур күңел күтәренкелеге белән эшләп йөрүләре фәкать мактауга лаек.

- Без яшь чакта әниләр: "Бездән соң фермада кемнәр эшләр, авылда яшьләр калмый, ишелеп бетәр инде бу фермалар", - дия торган иде. Бер дә борчылырлык сәбәп юк. Эшлибез дип торган яшьләребез бар, - диде саубуллашканда озак еллар терлекчелектә эшләп зур тәҗрибә туплаган Камил Хәмидуллин. Тудыру бүлеге савымчысы Фирдәвес Закирова, яшь бозаулар тәрбияләүчеләр Фаил Газизов белән Сәкинә Мифтахова, атчылар Рәсим Зарипов, Илфат Мифтахов, тудыру бүлегеннән күчерелгән бозауларны тәрбияләүче Булат Ибраһимов, Илнур Мулләхмәтов, Камил Нургалиевларның хезмәтен югары бәяләде бүлекчә җитәкчесе Нияз Хәйруллин. Ник дигәндә, авылның бүгенгесе дә, киләчәге дә шушы хезмәтчәннәргә, аларның гаиләләренә бәйле. Әмма моның өчен мал астын чистартучы да, азык кертүче дә, бозау караучы да һәм белгечләр дә бердәм булып эшләргә бурычлы. Шул чакта районыбыздагы җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче", "Таң" ширкәтләре үрнәгендә хезмәт хакларын тагын да арттыру ышанычы бар.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Фотода: Олы Мишә фермасы хезмәтчәннәре кичке савым алдыннан
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев