Теләче Информ

Алма һәм йөземнең файдасы

Кешенең сәламәтлеге аның дөрес туклануына бәйле, дип юкка гына әйтмиләр. Алма һәм йөзем ашау аеруча файдалы.

Алма
Әгәр баш өянәге булачагын яисә башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас.

Көнгә 1 алма ашау тәннең С витаминына булган ихтыяҗының 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. Алмада В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас.

Алмаларда булган В1 витамины ару, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә.

Алмаларның ялкынсынуга һәм микробларга каршы үзлеге бар, алар кан тамырларын ныгыта, холестерин дәрәҗәсен төшерә һәм тимераксымны күтәрә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агу, авыр тимерматдәләрдән чистарта.

Каты алманы әкрен генә чәйнәп ашау уртларга сылама ясагандай йогынты ясый, шул ук вакытта авыздагы микробларның 90 проценты үлә.

Алмада тешләр бозылуга юл куймаучы табигый кислоталар бар.

Күзләрне ял иттерү өчен, аларга пешереп изелгән алма измәсен куеп тору яхшы.

Өч көн дәвамында алма, кипкән арыш ипие ашау һәм яшел чәй эчүгә нигезләнгән махсус туклануга күчү тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә. Ул көннәрдә башка ризыклар ашарга һәм эчемлекләр эчәргә ярамый.

Кан тамырлары киңәйгәндә һәм буыннар сызлаганда, көн саен ашар алдыннан җылы килеш 0,5әр стакан алма татлысуы эчегез.

Бөерләрдә һәм бәвел куыгында ташлар булганда, бәвел кудыргыч чара буларак, алма кабыгыннан әзерләнгән чәй эчәргә киңәш ителә. Әлеге төнәтмә белән тәнгә кычыткылар чыкканда һәм тире авырулары күзәтелгәндә дә дәваланырга мөмкин.

Тире пешкәндә һәм өшегәндә, авырткан урынга уылган алма кую файдалы.

Алма бөер авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Бөер авыруларын булдырмас өчен, көнгә 3-4 баллы алма ашагыз. Шешенүләрне бетерү өчен чи, пешкән алма ашарга кирәк.

Йөзем
Йөзем – бөерләргә йогынты ясый, бәвел бүленүен көчәйтә, шешенүләрне бетерә.

Дәвамлы бөер авырулары күзәтелгәндә, дарулар кабул итү белән бер үк вакытта яңа әзерләнгән йөзем суын да кулланалар. Бер тәүлеккә аның микъдары бер килограмм гәүдә авырлыгына 3-10 г (ягъни тәүлеккә 200-600 г) тәшкил итәргә тиеш. Йөзем суын көнгә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк.

Ике бөер йомгакчыгы ялкынсынган вакытта да йөзем суы файдалы. Аның тәүлеклек микъдары гәүдәнең 1 килограмм авырлыгына 5-15 г га кадәр (тәүлеккә 300-900 г) тәшкил итә. Йөзем суын иртә, көндез, кич эчәргә кирәк. Шул ук вакытта махсус туклануга күчегез: итне, балыкны – атнага бер, итсез ашлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш боткаларын теләгән кадәр ашарга киңәш ителә. Тозны исә тәүлеккә, күп дигәндә, 3 г гына кулланырга ярый.

Йөзем (виноград) шулай ук минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25 процентын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы.

 
Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: