23 июль 2018 яңалыклары
-
Карбыз сайлау серләре
Карбызның күпләп сатуга чыккан һәм табыннарга менеп утырган чагы. Соңыннан: “Теге юлы да шуннан алган идем, бик тәмле иде, монсы нигә андый түгел икән...” димәс өчен, сезгә карбыз сайларга ярдәм итәчәк берничә киңәш бирик әле.
-
"Хәләл" комитетына рәис итеп Ирек хәзрәт Җиһаншин билгеләнде
2016 елдан бүгенгә кадәр Ирек Җиһаншин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде.
-
Гүзәл Уразова үз командасына кешеләр эзли
Бәлки, син сәхнә йолдызы булырга телисеңдер? Зур заллар каршында чыгыш ясау – синең балачак хыялыдыр? Бу хыял синнән бик якында. Татар эстрадасында бүген иң популяр дуэтларның берсе Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов үз командаларына яңа көч – яңа кешеләр эзли. Гүзәл Уразова белән иңгә-иңгә эшләргә хыялланган булсагыз, бәлки, бу сезнең алтын шанстыр.
-
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган
Боз Ардаган провинциясенең кайбер урыннарында хуҗалыкларга шактый зыян салган.
-
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
-
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды
Татарстан хәзерге вакытта гомумкоманда зачетында 9нчы урынны тота.
-
Алма һәм йөземнең файдасы
Кешенең сәламәтлеге аның дөрес туклануына бәйле, дип юкка гына әйтмиләр. Алма һәм йөзем ашау аеруча файдалы.
-
Татарстаннан Фәрхәт Фәтхуллин - Википедияче исеменә лаек булган бердәнбер россияле
2018 елның 22 июлендәге тантаналы чарада Википедиягә нигез салган Джимми Уэйлс аңа бүләк тапшырды.
-
Татарстанның биш районында рәсми рәвештә кош гриппы буенча карантин кертелде
Кош-котр, кошчылык продуктлары, кош азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр кертелә.
-
Нидерландлар королевасы Чаллы осталары ясаган каретада утырып йөри
Бу хакта Чаллыдагы кареталар ясау белән шөгыльләнүче «Каретный дворъ» фирмасы хәбәр итә.
-
Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды
Легендар хәрби җитәкче үзенең юбилеен бүген Вәкиллек бинасында Офицерлар клубы әгъзалары белән билгеләп үтәчәк.
-
Сезгә нинди ярма кирәк?
Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, рационга күбрәк файдалы ризыклар кертергә кирәклеген барыбыз да белә. Ә менә ярмаларның файдасы нәрсәдә икән, кайсы ярма нинди авыруны кисәтә һәм дәвалый?
-
“Ефәк юлы-2018”нең икенче этабыннан соң «КАМАЗ-Мастер» машиналары беренче 6 урында бара
Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче килде.
-
Тәмте авылында узган Казанский бәйрәменнән фоторепортаж
21 июль көнне районыбызның Тәмте авылында Казанский бәйрәме узды.
-
Җиләктән как
Өлкән яшьтәгеләрнең урман җиләгеннән һәм алмадан ясаган каклары кышкы салкын көннәрдә дә җәй тәмен тоярга ярдәм итә. Шушындый ук тәм-томны бакча җиләгеннән дә ясарга мөмкин. Әчкелтем тәме, хуш исе белән ул башка җимешләрдән ясалган каклардан һич тә калышмый.