Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баламның борыны ник каный

Сорауга гомуми практика табибы Фирая Ахунова җавап бирә:

– Иң элек улыгызның кан басымын тикшертегез. Кан басымы югары булган очракта борын канау, киресенчә, кешенең хәлен җиңеләйтеп кенә җибәрә. Моннан куркырга кирәкми. Борын канаганда мендәр өстенә мендәр куеп, балагызны кырынрак яткырыгыз. Башына аз гына су бөркеп, яки юеш тастымал куеп, борын тишекләрен ике бармак белән 10 минутлап кысып тору ярдәм итәчәк. Әгәр дә кан килү тукталмаса, борын тишекләренә мамык куегыз. Аннан да тукталмаса, табиб чакыртырга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/87243/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев