CАРЫМСАК, ИНҖИР ҺӘМ... СУ ТУРЫНДА
Сарымсакны борын-борыннан ризык буларак кулланганнар. Кышын да, җәен дә ул безнең сәламәтлекне ныгыта, шуңа да табында сарымсакка урын һәрвакыт булырга тиеш. Инҗирне исә беренче мәртәбә моннан 5 000 ел элек Гарәбстанда үстерә башлыйлар. Әлеге җимеш безгә якынрак булган Кырым, Краснодар краенда, Кавказда да өлгерә. Ә менә төньякка кипкәне генә барып җитә. Чөнки йомшак инҗир озак юл үтә алмый.
САРЫМСАК
Тумышы белән сарымсак Урта Азиядән. Аны Борынгы Мисырда, Грециядә, Рим һәм Һиндстанда да үстергәннәр. Ә Борынгы Кытайда сарымсакны ризык буларак кына түгел, кеше күмгәндә начар көчләрне куучы чара итеп тә кулланулары мәгълүм. Англиягә 1548 елда кертелсә дә, аны бу илдә әле дә бик үк өнәп бетермиләр шикелле. Ә Русьтә сарымсак IX гасырда ук кулланыла башлаган.
Сарымсакның үзенчәлекле исе һәм тәме анда эфир майларының күп булуына бәйле. Шул исе аркасында күпләр өнәми дә инде аны. Ул углеводларга, азотлы матдәләргә, минераль тозларга, С һәм В группасы витаминнарына, бета-каротинга бай. Сарымсак ашказаны тракты эшчәнлеген нормага сала, сулыш органнары эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәр күләмен киметә, яраларны төзәтә. Сарымсакның сидек, үт суы куу, кан тамырларын киңәйтү һәм капиллярларны ныгыту үзлекләрен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Сарымсакның тагын бер файдасы: ул кандагы холестерин күләмен киметә. Тик табиблар аны изеп ашарга киңәш итә. Чөнки холестеринны көйләүче аллицин матдәсе шушы очракта гына бүленеп чыга.
Ашкайнату системасын яхшырту, аппетитны ачу, эч авыртуын басу, организмның йогышлы авыруларга каршы тору сәләтен арттыру өчен сарымсакны ипи катысына ышкып ашарга кирәк.
Вак итеп туралган сарымсакның исе һәм тәме тагын да көчлерәк. Кулдагы сарымсак исен лимон белән уып бетереп була. Ә сарымсак ашаганнан соң петрушка тамыры чәйнәргә кирәк.
Сарымсакны соусларга, тәмләткечләргә, маринадка салалар. Беренче һәм икенче ашлар белән бирәләр.
ИНҖИР – БАЛЛЫ ДАРУ
Инҗирне беренче мәртәбә моннан 5 000 ел элек Гарәбстанда үстерә башлыйлар. Әлеге җимеш безгә якынрак булган Кырым, Краснодар краенда, Кавказда да өлгерә. Ә менә төньякка кипкәне генә барып җитә. Чөнки йомшак инҗир озак юл үтә алмый.
Инҗирнең файдасы нидә соң? Анда аксым, глюкоза һәм фруктоза бар. Киптерелгән җимештә әлеге матдәләр ике мәртәбә күбрәк. Шуңа да организм талчыкканда табиблар кипкән җимеш ашарга киңәш итә. Аксымга бай җимеш авырлыкны арттыра. Виноград һәм камыр ризыклары белән бергә ашасаң бигрәк тә. Инҗир С, РР һәм В группасы витаминнарына, каротинга бай.
Инҗирдә фицин кыйммәтле матдәсе дә бар. Шуңа да җимеш тромбоздан интеккәндә, веноз кан тамырлары эшчәнлеге җитенкерәмәгәндә аеруча файдалы. Фицин тромбларны таркатып, канны сыеклата. Калий күләме буенча җимеш чикләвекләр белән “бил алыша” ала. Ә калий йөрәк һәм нерв системасы өчен мөһим.
Тимергә кайсы җиләк-җимеш бай? Алма, диярсез. Ә менә инҗир аннан да баерак. Азканлылык вакытында инҗир ашагыз. Җимеш клетчаткасында кандагы холестерин күләмен киметүче матдәләр дә бар хәтта. Йодка бай инҗир калкансыман биз авырулары вакытында ярдәм итә.
Инҗир ашказаны тракты өчен дә файдалы. Ул ашкайнату системасын яхшырта, ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуын киметә, бөер һәм бавыр эшчәнлеген нормальләштерә. Инҗир кайнатмасы эч катканда булыша. Ә яфрагы төнәтмәсе, киресенчә, эчне катыру үзлегенә ия.
Сөттә пешкән инҗир ютәл, ангина, бронхитны дәвалый. Җимеш кайнатмасы бездә бик популяр булган кура җиләгенекенә тәңгәл. Ул тән температурасын төшерә, тир куа.
Файдасы бик күп булса да, кулланырга ярамаган очраклар бар. Ашказаны-эчәк трактында ялкынсынулы авырулар булганда, шикәр диабетыннан интеккәндә инҗир ашарга киңәш ителми.
СУ КИРӘК!
Сәламәтлегегез турында кайгыртасыгыз, матур, зифа булып каласыгыз, эшчәнлегегезне күтәрәсегез килсә, даруханәгә кыйммәтле дару эзләп чабарга ашыкмагыз. Сәламәтләнүнең иң нәтиҗәле һәм арзан дәвасы якында гына. Ул — су, дип белдерә галимнәр.
Авыз кипкәч кенә эчәргә ияләнгәнсез икән, димәк, сезнең организмыгыз сусаган. Чөнки су җитмәгән очракта организм аннан башка да яшәргә өйрәнә. Бу аеруча өлкәннәрдә күзәтелә. Организмга су җитмәү кан анализында күренсә дә, олы кешенең эчәсе килми. Бу вакытта күзәнәкләр кибә һәм үз функцияләрен җиренә җиткереп үти алмый. Ахыр чиктә, кеше чирли.
Су җитешмәү хроник булса, бавыр күзәнәкләре өстәмә холестерин эшләп чыгара һәм аны канга кертә башлый. Ә холестерин, белгәнегезчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче. Моннан котылу өчен ашарга ярты сәгать кала су эчәргә ияләнегез.
Су җитмәгәндә глюкоза күләме дә арта. Ә артык глюкоза шикәр диабетын китереп чыгара. Баш мие су урынына глюкоза белән тукланырга омтыла. Баш миенә су җитми башласа, баш авырта. Мондый вакытта 2-4 стакан җылы су эчеп куярга кирәк. Су җитмәсә, инсулин гормонының эшчәнлеге дә кими. Димәк, күп кенә авырулардан котылу өчен су эчәргә кирәк.
Су безне аллергиядән дә коткара. Серкә яки башка аллергеннарга җавап булып, күзгә яшь килә. Суның сидек куу үзлеген дә истә тотарга кирәк. Кан басымы югары булганда суны мөмкин кадәр күбрәк эчәргә киңәш итә табиблар. Әгәр йөрәк эшчәнлеге җитенкерәми яки сидек юллары ялкынсынган икән, су эчүне әкренләп кенә арттырырга кирәк.
Физик хезмәт белән шөгыльләнмәсәң, хәрәкәтләнмәсәң, организмга кергән су чыгып бетә алмый. Ә бу матдәләр алмашына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә өч кагыйдәне истә тоту мөһим — хәрәкәтләнергә, тиешенчә тукланырга һәм суны күбрәк эчәргә.
Тагын бер киңәш: организм суны запаска туплап куя алмый, шуңа күрә аны көн дәвамында аз-азлап эчәргә куша табиблар. Сусау, авыз кибү — организмга су җитмәүнең беренче билгеләре.
---
Тәмлетамак
http://matbugat.ru/news/?id=36
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев