Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дини китапларны кая куярга? Ташларга ярыймы?

Бу сорауга «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә.

«Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов:
– Бу сорауны безгә еш бирәләр. Дини китапларны, Коръәннән аятьләр бирелгән китап-газеталарны, кадерсезләнеп ятмасыннар өчен, ташламаска кушабыз. Аларны мәчет, мәдрәсәләргә китерә аласыз. Безнең “Мәрҗани” мәчетендә дә кабул итәләр. Борынгы китаплар булса, аларын музейга да куябыз. Калганнарын китапханәгә урнаштырабыз. Мәчеткә йөрүчеләр алардан файдаланачак һәм шуның белән әҗерен дә алачаксыз. Авыл мәчетләренә дә тапшырырга була. Мәчеткә китерү җае булмаса, яндырып, көлен кеше йөрми торган берәр җиргә күмегез. Ташлау катгый тыела.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев