Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ДОГАНЫ АШЫГЫП УКЫРГА ЯРЫЙМЫ?

“Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ:

— Тормышыбыз нинди, намазыбыз шундый, дигән гыйбарә бар. Намаз, дога укыганда, еш кына ихласлылык җитеп бетми. Шайтан да үз эшен башкара. Намазын күңел биреп укыганнар уңышка ирешер, диелә. Ә дога кылу бәладән, сынаулардан коткарырга мөмкин. Кеше дога кылмый башлагач, Аллаһ фәрештәләрдән: “Нигә фәлән колымның тавышын ишетмим?” — дип сорар, ди. Теге кешегә сынау җибәрергә мөмкин. Шуңа да догадан туктамаска кирәк. Аллаһ колының тавышын, дога кылуын ишетеп шатлана. Әлбәттә, сынаулар аның өчен генә бирелми. Кайчакта Аллаһ аларны кешенең иманы ныгысын, бу тормышта кеше чыныксын өчен дә җибәрә. Кемдер, шөкер дә итәм, барыбер сынаулар килә, ди. Шөкер итү күңел, тел белән генә түгел, гамәлләрдә чагылырга тиеш. Сәдаканы бир, мохтаҗларга ярдәм ит, намаз укы, туганыңның хәлен бел, ураза тот һ.б. Аллаһка һәрчак зекер кылыйк. Догаларыбызны җиренә җиткереп укырга омтылыйк.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев