Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Идеаль карбыз сайлыйбыз

Дөрес карбыз сайлый белү — сәләт. Кемдер карбызга сукканнан чыккан тавыш буенча сайлый, кемдер сабагына һәм сары тапларына, буйларына карый, кемдер кавын -карбызны гел бер урыннан, таныш, ышанычлы сатучылардан гына ала. Тәмле карбыз алыйм дисәң менә бу киңәшләрне истә тотыгыз

Зурлыгы
 
Котчыкмалы зур карбызлар алмаска тырышыгыз. Еш кына зур карбызларны төрле матдәләр белән ясалма рәвештә тукландыралар. Бик кечкенә карбыз да алмавыгыз хәерлерәк, чөнки кечкенә карбызлар гадәттә әлләни бик баллы булмый. Иң яхшы карбызлар — уртача зурлыктагылары, аларның авырлыгы 5-7 кг була.
 
Кыз һәм малай
 
Карбызлар малай һәм кыз була. Малайлар зуррак, койрыкка таба озынчарак. Кыз карбызлар кечерәк. Кыз карбызның кендеге, (койрыкның икенче ягы) зуррак була.  Кыз карбызның тешләре кечерәк һәм ул баллырак.
 
Койрык
 
Карбызның койрыгы булрга тиеш. Койрык буенча карбызның җиткәнен — җитмәгәнен белергә булә. Сары кипкән койрык — карбызның баллы булуының иң әһәмиятле билгесе. Яшел койрык, карбыз әле пешеп җитмәгәне турында сөйли.
 
Тавыш
 
Җитешкән карбызга сукканда тавыш ачык ишетелә. Әгәр аны бераз кыскаласаң эчендә чатнау тавшлары ишетелә.
 
Матурлык
 
Тышкы кыяфәте матур, туп-түгәрәк, тигез, тапсыз карбызлар гадәттә бик тәмле булмый. Карбызның таплары аны бал кортлары ошатканы турында сөйли. Ә бал кортлары ялгышмый.
 
 
 

Идел

http://matbugat.ru/news/?id=23093

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X