Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җиләк күчерер чак җитте

Бакча җиләге (виктория) күчерү һәм мул уңыш алу серләрен һәвәскәр бакчачы Гөлфия Зиннәтуллина сөйли.

– Мин җиләкне һәр дүрт ел саен яңартам. Хәзер җиләк күчерү, яңарту өчен иң кулай  вакытларның берсе. Алар, мыекча җибәреп, тамырланырга өлгергәннәр, димәк, кисеп алып, әзерләнгән җиргә күчерергә мөмкин. Бакча җиләге суган, сарымсак, борчактан бушаган урыннарны аеруча ярата, ә көнбагыш, бәрәңге, борыч, помидор үскән урынга утыртмавыгыз хәерле, – ди ул. – Башта мин җиләк өчен түтәлне казыйм. Аннары өч төп җиләк утыртырлык итеп чокыр ясап, кул астында булган табигый ашлама – тирес, көл яки торф салып куям. Өстен туфрак белән тигезлим. Җиләкне шундук түгел, берничә көннән, яки бер атнадан утыртсаң яхшы. Бу вакытта туфрак басылган була һәм җиләкләр аннары чокырда утырмаячак дигән сүз.

Җир әзер булганнан соң болытлы көнне яки кичке якта бер чокырның өч почмагына җиләкләрне утыртам. Чөнки күчергәннән соң яңарып китмәгән төпләр булырга мөмкин. Болай утыртканда түтәлдә буш урыннар калмаячак. Җиләкләрне күчергәннән соң яңарып киткәнче су сибәргә кирәк.  Җиләкнең сәламәтлеге турында да онытырга ярамый. Бөтерелгән, тишкәләнгән яфраклар булса, язга кадәр рәтләнер әле дип калдырмагыз.  Киләсе елда ук уңыш аласыгыз килсә, быел көчегезне кызганмагыз, авырулардан дәвалап калдырыгыз. Викторияне сентябрьнең уннарына кадәр күчерергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев