Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КАРЛЫГАННЫ ОНЫТМАГЫЗ

Уңышын биреп бетергәннән соң, карлыган һәм крыжовник киләсе елга чәчәк бөреләрен формалаштыра башлый, шуңа аны тукландыру турында уйларга кирәк.

10 л суга 1 аш кашыгы мочевина, 2 шәр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфаты кушарга. Шуңа кабында күрсәтелгән дозада калий гуматы өстәргә була. Мочевинаны үлән әчеткесенә (10 л суга 1 л), калий сульфатын көлгә (10 л суга 1 стакан) алыштырырга мөмкин.
Бу эремә зур куакны тукландырырга җитә. Ашлама тамырын яндырмасын өчен, алдан су сибегез.
Шул ук вакытта корткычлар һәм авырулардан саклау эше дә дәвам итәргә тиеш. Карлыганның төп дошманнары: гөблә, бөре талпаны һәм ончыл чык чире. Җимешләрен җыеп бетергәч, 1 %лы бордос сыекчасы яки “Топаз”, “Прогноз” кебек фунгицидлы препарат белән эшкәртергә кирәк.
Августта куакларны суга туендырыгыз. Кызыл карлыганга — 1-2; кара карлыганга — 3-4; крыжовникка 4-5 чиләк су кирәк.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X