Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Кубань» салаты

Кирәк булачак: 2 кило кызара башлаган (яки өлгереп җиткән, әмма каты булсын) помидор, 1 кило кыяр, 2 эре татлы борыч, 1 баш эре суган, 5 сарымсак теше, ярты әче борыч, 100 мл (ярты стакан) үсемлек мае, 60 мл 9 процентлы серкә, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1,5–2 аш кашыгы тоз, 2 канәфер, төелгән борыч катнашмасы, тәменчә укроп.

Помидорны – өлешләп, кыярны – боҗралап, татлы борычны – саламлап, суган һәм сарымсакны – юка гына итеп, әче борычны юка боҗралар ясап турыйбыз. Яшелчәне тирән эчле зур савытка тутырып, тоз өстәп болгатабыз. Үсемлек мае һәм серкә, шикәр комы, канәфер, укроп һәм төелгән борыч салып, тагын болгатырга кирәк. 2 сәгать тотабыз. Шушы вакыт эчендә яшелчә сулана. Шуннан салатны согы белән парландырылган ярты литрлы банкаларга тутырабыз.  Банка өстенә тимер капкач каплап (борып япмыйча гына), салкын сулы кәстрүлгә куябыз. Парландырганда, банкалар шартлап ярылмасын өчен, кәстрүл төбенә берничә кат марля җәябез. Суы кайнап чыкканнан соң, банкаларны 15 минут стерильләштерергә кирәк. Соңыннан банкаларны тимер капкач белән ябып, астын өскә әйләндерәбез, суынганчы җылы әйбер белән каплап тотабыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88946/

Фото: интернеттан

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев