Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Татарстан халкына нитратлы карбыз сатып алмаска киңәш итәләр

Безнең якларда бакча культуралары августның икенче яртысында өлгерә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстан халкын нитратлы карбыз сатып алудан тыелып торырга чакыра. Бу турыда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Безнең якларда бакча культуралары августның икенче яртысында өлгерә. Шуңа күрә нитратлар кулланып үстерелгән карбызларны алмый тору хәерле.

Карбыз тизрәк өлгерсен өчен,  төрле ашламалар кулланалар. Күрсәтмәләрне төгәл үтәгәндә, аларның зыяны юк. Ләкин азотлы ашламалар артык күп булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Карбыз аларны яхшы үзләштерә. Карбызда нитратларның нормасы – 60 мг/кг, ләкин иртә өлгерә торган карбызларда алар 10 тапкыр артык булуы ихтимал. 

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре нитратлар күп булуны түбәндәге билгеләр күрсәтүен хәбәр итә. Шәмәхәгә якын җете кызыл төсле, җепселләре сары төсле (яхшы карбызда алар ак) булса, карбыз нитратлы дигән сүз. Яхшы карбызның кискән өлешендә бөртекчәләр җемелдәп тора, ялган карбызның өсте шома, ялтырап тора. Карбыз йомшагын бер стакан суга салгач, су болганчыкланса, карбыз яхшы була.

Санитария нормалары буенча, карбызны кисеп сату тыела. Шуңа күрә, киселгән кавын-карбыз сатып алмаска киңәш ителә. 

Гигиена кагыйдәләре турында истә тотарга кирәк. Карбыз һәм кавынны кискәнче юарга, киселгән җимешне тәүлек эчендә ашап бетерергә кирәк.

Фото: https://pixabay.com | LoggaWiggler

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X