Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәмле булсын: балга катырылган балан, балан кесәле һәм башкалар

Балан компоты ясаганыгыз бармы? Баланнан әллә нәрсәләр ясарга мөмкин икән...

Баланнан желе 
Беренче ысул. Утырымы сөзеп алынган балан согыннан әзерләнә. 1 л сокка 800 г исәбеннән шикәр комы кушып, эмаль табакны ут өстенә куябыз, катнашманы даими рәвештә болгатып, шикәрен эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз. 

Икенче ысул. Баланга кайнар су коеп биш минут тоткач, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга тутырып, суыткычка куябыз. Шикәр комы урынына бал куллану отышлы.

Балга катырылган балан 
Балан тәлгәшләрен югач, беркадәр кипшендерәбез. Балны эретеп, ботакчыкларны шуңа манып алып, кулинария кәгазенә таратып киптерәбез. Болай эшкәртелгән балан икенче уңышка чаклы саклана. 

Балан кесәле 
Ярты стакан крахмалны җылымса суда җебетәбез,1 стакан балан согы кушып болгатабыз.3л суны кайнатып чыгарабыз, 2 стакан шикәр комы, крахмаллы балан согы салып, болгата- болгата кайнап чыгу хәләтенә җиткергәч, газны сүндерәбез. 

Балан компоты 
Чистартып юылган җимешләрне коры, чиста банкаларга тутырабыз, өсләренә 1 литр суга 500 г шикәр комы салып кайнатылган сиропны кайнар килеш коябыз. Ярты литрлы банкаларны 20 минут, 1 литрлыларын ярты сәгать стерильләштерәбез. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев