Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа ел табынына каз пешерү ысуллары

3 төрле рецепт тәкъдим итәбез.

Энҗе Хәмитова рецепты

Казны бер тәүлеккә тозлы суга салып тотабыз. Шуннан  полиэтилен җиңсәгә урнаштырып, газ миченә куябыз. Зурлыгына карап, 1,5–2 сәгать чамасы пешә. Тәмләткечләр, майонез сыларга кирәкми. Пешеп чыккач, бераз суынганнан соң 3–4 тырнак сарымсак (күбрәк тә ярый) уып, эченә-тышына шуны сылыйбыз да азык-төлек пленкасына төреп куябыз. 2 сәгатьтән  телеңне йотарлык каз әзер!

 

Гүзәлия Шәрәфиева рецепты

10 литр суга ярты каптан аз гына күбрәк тоз салып, суны кайнатып чыгарабыз. Кәстрүлнең  зурлыгына карап, казны бүлеп яки бүлмичә салабыз. Кайнап чыккач, 1,5 сәгать чамасы уртача утта пешерәбез. Уттан алгач, итне шулпасында 2 сәгать тотабыз. Суынгач, турыйбыз. Бик тәмле, сусыл ит килеп чыга. Сөягенә кадәр тоз тәме үтә.

 

Ләйсән Нургалиева рецепты

Казны кичтән тозлы суга салып куябыз. Иртән, кәгазь сөлге белән корыткач, эченә-тышына мул итеп аджика, 3–4 тырнак сарымсак (угыч аша уып), бер лимон согы сылыйбыз. Каз эченә 1 әфлисун (кабыгыннан чистартып), ярты лимон (телемләп кисеп), 1 алма, 2–3 кара җимеш тутырып, фольгага төрәбез. Газ мичендә ике сәгать пешерәбез. Пешкәч, фольганы ачып, казның өстен кызартып алабыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев