1 ОКТЯБРЬ - ӨЛКӘННӘР КӨНЕ
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз - зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә безнең бурыч - өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, иртәгесе көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Өлкәннәргә чын күңелдән әйтелгән “Кадерлеләребез, без сезне яратабыз!” - дигән ихлас сүзләрне дә ирештерик. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телибез! Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, ветераннарның район Советы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев