19 май — фармацевтика хезмәткәре көне дип билгеләнде
Бу датаны 1581 елда, Иван Грозный рөхсәте белән, Россиядә беренче даруханә ачылганга сайлаганнар.
"Фармацевт" сүзе борынгы грек телендә "сихәт һәм авырулардан дәва бирүче" дигән мәгънәне аңлата. Тормышында бу һөнәрне сайлаган кеше бик пөхтә, төгәл, җаваплы, эмоциональ яктан тотрыклы булырга тиеш.
Районның барлык аптека хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйбыз. Нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, төгәллек телибез.
Фото интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев