Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

19 май – Татарстан матбугаты көне

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлавы.

Теләче муниципаль район Советы һәм район башкарма комитеты исеменнән Теләче мәгълүмат үзәге хезмәткәрләрен, барлык районыбыз журналистларын, район газетасының штаттан тыш хәбәрчеләрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшьләрне Татарстан Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

Район газетасының бай тарихы бар. Әлеге вакыт эчендә газетаны чыгару, халыкка җиткерү юнәлешендә бик күп талантлы шәхесләребез хезмәт куйды. Мәгълүмат туплыймы алар, райондашларыбыз тормышын, район сулышын яктырткан яки аналитик мәкалә әзерлиме, газетаны басмага салу тармагында хезмәт куямы – һәркайсы үз эшен намус белән, җаваплылык хисе белән башкара, газета укучылар кулына вакытында килеп керсен өчен бар тырышлыгын куя. Газетабызның штаттан тыш хәбәрчеләренә, актив гражданлык позициясендә торып, газетабызны тирән эчтәлекле мәкаләләре белән баетканнары өчен аеруча зур рәхмәт белдерәсе килә.

Халыкның хөрмәтен яулап алу, мәхәббәтен казану – даими иҗади эзләнүләр, мәгълүматны кызыклы итеп җиткерә белү осталыгын таләп итә.

Киләчәккә бурычлар зур: меңләгән аудиториянең ышанычын югалтмаска, кешеләргә катлаулы икътисадый, социаль вәзгыятьтә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәргә; район халкына мәгълүматны соңга калмый, вакытында ирештерергә, социаль челтәрләр аша ышанычлы эшләргә. Бу катлаулы юлда журналист һөнәренең югары стандартлары, үз укучыларына ихтирамлы мөнәсәбәт, хакимият белән җәмгыять арасында рухи күпер булуны аңлап эш итү төп юнәлеш булып калсын.

Агымдагы елда районыбызның кабат оешуына 30 ел тула. Бу мөһим датаны югары дәрәҗәдә билгеләп узу, ул турыда халыкка тулы мәгълүмат бирү, тарихыбызны барлау юнәлешендә дә матбугат хезмәткәрләре үз тырышлыкларын куярлар дигән ышанычта калам.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле дуслар! Сезгә, халык ышанычын, ихтирамын аклап, зур иҗади уңышларга ирешүегезне һәм исәнлек-саулык телим.

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев