Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

20 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре, тармак ветераннары!

Медицина хезмәткәрләре көне традиция буенча илебездә үзен башкаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау эшенә багышлаган кешеләрнең бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Дөньяга аваз салган кешене иң беренче кулыгызга аласыз һәм гомере буе сәламәтлеге, тормышы өчен көрәшәсез. Район үзәк хастаханәсендә, фельдшерлык-акушерлык пунктларында авырулар һәртөрле сырхаулардан дәвалана, профилактика уза, халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү, йогышлы чирләрне булдырмый калу чаралары күрелә. Дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча максатчан эш алып барыла. Табиб, фельдшер, шәфкать туташлары өчен кеше сәламәтлеге барыннан да мөһимрәк. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән гаҗәеп матур һәм якты һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, матди җитешлек-муллык, мактаулы хезмәтегездә халык ихтирамын тагын да ныграк яулавыгызны телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X