Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

2021-2022 уку елына каникул көннәре билгеле булды

Каникуллар тәртибе чирекләп укучы мәктәпләргә кагыла.

 2021-2022 уку елына каникул көннәре Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына нигезләнеп билгеләнгән.

Республика мәктәпләрендә көзге каникуллар 1-7 ноябрьдә булачак. Балалар өчен Татарстанның барлык муниципаль районнарында куркынычсызлыкка, гамәли иҗатка, спортка, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган укыту, танып белү чаралары оештырылачак.

Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башлана һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ягъни мәктәпкә балалар 12 гыйнварда гына барачак. Шулай итеп, кышкы каникул 14 көнгә тулачак.

Язгы каникуллар 28 марттан башлана. Балалар мәктәпкә 5 апрельдә киләчәк. Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә ял 7-13 февральдә булачак.

Иң көтеп алынган җәйге каникуллар 1 июньдә башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Министерство образования и науки РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X