Казанда  җәмәгать транспорты йөртүчеләре җитми
В республике

Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләре җитми

Казанда муниципаль җәмәгать транспорты хезмәткәрләре җитми. Шәһәр предприятиеләренә 449 машина йөртүче һәм 489 кондуктор кирәк. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Кадрлар кытлыгының төп сәбәпләренең берсе булып хезмәткә түләү дәрәҗәсе кала. Машина йөртүчеләр таксига, йөк ташуга күчә, анда күбрәк акча эшли алалар. 

Шул ук вакытта автобус йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы, фактта эшләнгән вакытны исәпкә алып, 140 мең сум, трамвайларның — 123 мең, троллейбусларның — 131 мең сум тәшкил итә. Әмма Казанда эш вакыты нормасы өчен түләү Россия шәһәрләре арасында иң түбәне булып кала бирә. 


Нет комментариев