Татарстанда җиде ярминкә көнендә фермерлар 871,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлады. Алар шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында уза.
Ярминкәләр республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора, бу «Ззык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты максатларына туры килә.
Нет комментариев