Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

22 апрель – Ленин туган көн

“Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!” дигән сүзләрне безгә васыять итеп калдырган Ленин

Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да.

Юлбашчы 1924 елның кышында вафат була. Ленин оештырган дәүләт XX гасыр дәвамында яшәп килә. Ул дөнья тарихындагы бөек юлбашчыларның берсе булып кала.

Теләчедә дә  Владимир Ильичның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар. Ленин урамы, авылларда бөек эшлеклегә куелган һәйкәлләр.  Элегрәк Теләче районында "Ленин"исемендәге хуҗалык та булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев