Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

26 апрельдә Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләнә

Моннан 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә узган гасыр тарихында иң зур техноген һәлакәт булган.

1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша.

Йөзләгән мең граждан: галимнәр, инженерлар, медиклар, хәрбиләр – бик зур территорияне радиация белән пычратуның үлем куркынычын бетерүгә юнәлдерелгән иде. 300дән артык татарстанлы, көчләрен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, радиацион стихиягә каршы көрәшкә басты. Тормыш куркынычын янап, ликвидаторлар кыюлык һәм югары профессиональлек күрсәттеләр.

2021 елның 26 апрелендә Казан шәһәрендә 10.00 сәгатьтә Х. Ямашев һәм Ф. Әмирхан проспектлары киселешендәге скверда урнашкан Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләргә куелган һәйкәл янында Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чәчәкләр салу истәлекле чарасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев