9 Май - Бөек Җиңү көне белән!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район ветераннар Советы котлавы.
Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашларыбыз!
Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар мәңге онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне җәлләмичә, сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә!
1418 көнгә сузылган бу каһәрле сугыш күпме баланы әтисез, күпме ананы баласыз, күпме хатыннарны тол калдырды. Безнең Теләче районыннан гына да 4500 дән артык кеше сугышка китеп, шуларның 3044е туган якларына кире әйләнеп кайтмады. Кызганыч, бүген исән калган ветераннарыбызның да саны көннән-көн сирәгәя бара. Шуңа да сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык күрсәтү - җәмгыятьнең төп максаты.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәгез!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район ветераннар Советы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев