Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Абилимпикс»V төбәк чемпионаты узачак

2021 елның 15-29 сентябрендә Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс»V төбәк чемпионаты узачак.

75 компетенция буенча ярышлар Казан, Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Болгар шәһәрләрендә урнашкан 33 мәйданчыкта узачак. Ярыш мәйданчыклары сыйфатында 33 һөнәри белем бирү оешмасы чыгыш ясаячак.

Ярышларда катнашучыларның яше-14 яшьтән 65 яшькә кадәр. Алар өч категориядә чыгыш ясый: «мәктәп укучылары» «студентлар»,«белгечләр». Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионатында 900 дән артык кеше катнашачак, аларның 280 дән артыгы – «мәктәп укучысы» һәм «белгеч» категориясендә. Калган катнашучылар - республиканың көллият һәм югары уку йортлары студентлары. Конкурс биремнәренең үтәлешен бәяләү өчен 600дән артык эксперт җәлеп ителәчәк. Аларның һәркайсы Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында эшли торган «Абилимпикс» экспертларны әзерләү төбәк үзәгендә махсус әзерлек узган. Техникум базасында шулай ук «Абилимпикс» волонтерлык үзәге дә бар, ул 350 «Абилимпикс» волонтерын әзерләүне тәэмин итте, алар ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итәчәк.

Региональ чемпионатта җиңүчеләр агымдагы елның 4-17 октябрендә узачак сайлап алу ярышларында катнаша һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2021 елның 16-18 ноябрендә Мәскәүдә узачак сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VII илкүләм чемпионатта катнашу хокукына ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X