Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Абый, утырт әле!": Казанда яшәүчеләр QR-код булмаган пассажирларга эшкә барып җитәргә булышалар

Җәмәгать транспортына QR-кодсыз кереп булмаганын белмәгән кеше калдымы икән ул?

QR-кодлары булмаган күп кенә казанлылар аларны җәмәгать транспортына кертмәгәч, дулкынландылар. Бу яңалыктан канәгать булмаган кайбер пассажирлар кондукторлар белән "сугыш" оештырган, ә икенчеләре тынычрак чыгу юлын тапкан — социаль челтәрләрдә берләшеп, эшкә яисә кирәкле урынга илтеп куярлык машиналы юлдашлар эзли башлаган. «Телеграм», «Ватсап»тагы чатларга кыска вакыт эчендә меңәрләгән кеше кушылды. Кемдер – бушка, кемдер акчага машинада урын бирергә әзер.

Инстаграмда исә түбәндәге эчтәлекле постлар барлыкка килде:

"Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Әгәр тукталышларда яки урамда битлек күтәргән кешене күрсәгез, кешелеклелек күрсәтегез һәм туктагыз. Бәлки сез берүк якка барасыздыр. Алыгыз үзегез белән ул кешене. Мин нәкъ шулай эшләргә җыенам. Безне аерырга һәм таркатырга тырышканда, әйдәгез яхшы гамәлләргә берләшик."

Инстаграм челтәрендә язучылар билгеләп үткәнчә, бер-береңә ярдәм итешеп, вакцинация үтмәгән казанлылар элеккечә яши алачак.

фото: https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X