Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Аккаунтларның парольләрен еш алмаштырып торырга кирәкме?

Шәхси максатларда эш компьютерын кулланырга ярамый.

Интернеттагы аккаунтларның парольләрен өч айга бер мәртәбә алмаштырып торырга кирәк. Шулай ук онлайн сатып алулар өчен төп банк картасын да кулланырга ярамый. Бу хакта Cross Technologies мәгълүмати иминлек компаниясе җитәкчесе Елизавета Тутова сөйләде дип яза РИА Новости. 

Аның сүзләренчә, эштә мошенниклык гамәлләренә шик туганда IT-хезмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәхси максатларда эш компьютерын кулланырга ярамый. Ә өйдәге компьютерга лицензияле программалар көйләргә, онлайн сатып алулар өчен төп банк картасын һәм телефон номерын кулланмаска киңәш итә белгеч.  

«Үзегезнең банкта виртуаль карта эшләтү мөмкинлеген белешегез яки тагын бер карта ачыгыз. Анда интернетта сатып алулар өчен күпме кирәк, шуның кадәр генә акча салып куегыз. Мондый картаны файдаланыла торган барлык сервисларга — такси, машиналар, самокатлар арендасына да тоташтырып куярга була», — диде ул.

Шулай ук интернетта мошенниклардан саклану өчен беркайчан да беркемгә дә банк картасы реквизитларын әйтергә ярамый. Билгесез адреслар җибәргән сылтамаларны һәм хатка беркетелгән документларны ачарга, чит чыганаклардан файллар йөкләп алырга, антивирус аша уздырмыйча флеш-карталарны ачарга ярамый. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев