Теләче Информ

Алан авыл җирлегендә сугыш ветеранын бәйрәм белән тәбрикләделәр

8 март бәйрәме алдыннан Алан авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераны Таисия апа Сабирҗанованы тәбрик иттеләр.

Сугышның эчендә кайнаган ветеранга Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов район житәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты житәкчесе Илнур Хамидуллин исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте. 

Реклама

 

Тыл, сугыш ветераны үзенә күрсәтелгән игътибардан, хөрмәттән район җитәкчеләренә рәхмәтле булып калды. "Күкләребез бүгенге кебек аяз, йортларыбызда     тынычлык булсын. Хатын-кызларның йөзендә елмаю югалмасын, кайгы- хәсрәтләр читләтеп узсын",- диде ул.

Сез бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз.Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: