Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату иттеләр
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату иттеләр

Район хуҗалыклары, мәктәпләр бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, шәһәр халкына 31 машинада ит, сөт, ашлык, бәрәңге һәм башка продукция алып килгәннәр. "Алан" хуҗалыгы ярминкәгә килүчеләргә кайнар коймак, чәй, итле карабодай боткасы тәкъдим итә. Базар инде иртәнге биштән гөрли - продукциягә сорау зур.


Нет комментариев