Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Антициклон Татарстанга салкын алып килә

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада янәдән җылыта башлаячак.

Бу атна азагында һәм киләсе атна башында төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон урнашу сәбәпле, Татарстанда салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 23 июльдә, республиканың көнчыгышында яшен, көчле җил, боз көтелә, әмма төбәкнең күпчелек өлешендә явым-төшем ихтималы аз. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы +11.+16 градус, көндез +20.+25 градус булачак.

Шимбә, 24 июльдә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Ә һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр, көндез +19, +24 градуска кадәр төшәчәк.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 25 һәм 26 июльдә Татарстанда һава торышын салкын антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә 8-13 градус кына җылы булачак, көндез — +19.+24 градус. Уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 3-4 градуска түбәнрәк булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 27 июльдә, республикада һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак. Төнлә салкынчарак — +10 до +15 градус, ә көндез һава температурасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X