Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Аракыны прививка ясаткан яки ковид кичергән кешеләргә генә сата башларга мөмкиннәр

Спиртлы эчемлекләрне сатуны тыйсак, бу чир таралуны киметергә булышыр иде, - дип белдерде иҗтимагый омбудсмен Анастасия Татулова.

Россиядә спиртлы эчемлекләрне QR-коды булган кешеләргә генә сатарга тәкъдим иттеләр. Бу фикерне Кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау буенча җәмәгать омбудсмены Анастасия Татулова белдерде. Ул бу алымны  Россия халкын вакциналаштыруның нәтиҗәле ысулы дип саный.

«Алкогольне сатуны тыю, чир таралуны туктатырга булыша алыр иде. Ресторан яки фитнес үзәкләрен ябу, бу бит — көлке. Халыкны спиртлы эчемлекләрсез калдыр — менә бу халык арасында ыгы-зыгы уятыр иде», — дип белдерә җәмәгатьче. Шул ук вакытта, Татулова ресторан һәм туклану урыннарына керү өчен QR-кодлар булдыру бу өлкәгә бик зур зыян китерә дигән фикердә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X