Теләче Информ

Һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәттеләр

Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы бозылуы турында кисәтә синоптиклар.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, урыны белән кар явуы, буран булуы көтелә. Шулай ук  юлларда бозлавык, секундына 16 метрга кадәр тизлектә исә торган көчле җил фаразлана.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә  7-12 градус, ә көнчыгыш районнарда 11-16 градуска салкын булачак.

Реклама

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: