Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Авылның төп байлыгы - аның кешеләре"

Соңгы елларда авылларыбыз зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар таркалды, авыллар картая. Шөкер, җан-фәрман тырышлыгын салып, ничек тә авылны саклап калырга тырышучылар да бар.

Әбде авыл җирлегендә дә авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүчеләр аз түгел.

Әбде авылы җирлеге халкы үз көчләре белән бик күп эшләр башкара: Әбдедә күптән түгел балалар мәйданчыгын булдырдылар, җәй башында “электропастух” системасын ремонтладылар, язда Тактамышта ташу белән юылган күперне төзекләндерделәр, Ташлыярда скважина насосын алыштырдылар һәм башка авыл өчен мөһим эшләр эшләнеп тора. Ә һәрдаим бергә җыелып авыл территорияләрен, зиратларны җыештырып торулар турында әйтеп тә бетереп булмый, язып та бетерерлек түгел. Бу эшләр халыкның авыл язмышы, аның йөзе турында борчылуын күрсәтә.

Тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Зөһрә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев