Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авылыгызга югары тизлекле интернет кирәкме? Моның өчен 15 ноябрьгә кадәр тавыш бирергә ашык

Татарстанда 1335 торак пунктта мобиль рәвештә Интернет челтәренә кереп булмый, ә 624 авылда Интернет юк.

Татарстанда 1335 торак пунктта мобиль рәвештә Интернет челтәренә кереп булмый, ә 624 авылда Интернет юк.

— Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы белән “Ростелеком” җәмгыяте торак пунктларны кәрәзле элемтәгә һәм Интернет челтәренә ялгау буенча 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программа гамәлгә ашыра. Россиядә 2030 елга 24 меңнән артык торак пункт мобиль элемтә белән тәэмин ителәчәк. Киләсе елда 100 кешедән башлап 500 кешегә кадәр халкы булган авылларның 10 проценты 4G (LTE) мобиль элемтәле булачак,- диде хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.

Россиянең дәүләт хезмәте күрсәтү порталында үзегезнең авылда 4G (LTE) мобиль элемтәсе булдыру өчен 2021 елның 15 ноябренә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Күбрәк тавыш җыйган авыл югары тизлекле Интернетка чираттан алданрак ялганачак.

Татарстанда киләсе ел-Цифрлы үсеш елы. Альберт Яковлев:”Киләсе елда авыллардагы 1710 медицина пунктына республика бюджетыннан бушлай компьютерлар урнаштырылачак”, дип алдан хәбәр итеп куйды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев