Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балаларга пособие билгеләү кагыйдәләрендә үзгәрешләр

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ел ахырына кадәр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга, шулай ук сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга пособие билгеләү кагыйдәләрен үзгәртәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ведомствоның Instagram-аккаунтында билгеләп үтелгәнчә, пособие мохтаҗлыкка комплекслы бәя бирүне һәм «нульле керем кагыйдәләре»н, ягъни гаилә әгъзаларының хезмәт хакы (эш хакы, стипендия, эшкуарлыктан кергән табыш, пенсия) булуын яки объектив тормыш шартлары аркасында аның булмавын исәпкә алып билгеләнәчәк.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искәртүләренчә, кайвакыт хатын-кызның балага узуы акча җитмәүдә бер сәбәп була. Бигрәк тә булачак ана йөклелекне авыр кичерсә һәм сәламәтлеге буенча актив рәвештә эш эзли алмаса.

«Хәзер кагыйдәләр үзгәрәчәк: исәпкә басканнан алып бала тууга кадәрге чор хезмәт хакы түләнмәүдә объектив сәбәп булачак», - диелә хәбәрдә.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин гамәлгә кертте. Аны аз керемле гаиләләр ала. Соңрак дәүләт башлыгы мондый ярдәмне адреслы итәргә йөкләмә бирде. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда ярдәм күрсәтү кагыйдәләре камилләштерелде. Хәзер, гаиләдәге вазгыятькә карап, аның күләме төбәктә балага исәпләнгән яшәү минимумының 50 процентына гына түгел, 75, хәтта 100 процентына да җитәргә мөмкин. 

Чыганак: "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X