Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баландышта - өй туе!

25 август көнне районыбыз дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовны һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинны кабул итте.

Алар муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов озатуында республика программасы нигезендә төзелеп, файдалануга тапшырылучы Баландыш авыл җирлегенең административ бинасын ачу тантанасында катнаштылар. Бу уңайдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин түбәндәгеләрне ирештерде:

- Узган гасырның җитмешенче елларында, ягъни Баландыш авылы Ленин исемендәге тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгының бер бүлекчәсе булып эшләгәндә, Баландышка еш килергә туры килә иде. Биредә яшәүчеләр яхшы хәтерлидер,  көзге-язгы пычрак вакытында урам аркылы чыгу мең бәла иде. Күргәнебезчә, бүген Баландыш бөтенләй икенче тормыш белән яши. Йортлар төзек, матур, урамнар чиста-пөхтә, иркен,  барысына да каты өслекле юл җәелгән. Бүген ачыла торган бинага килсәк, аның  кайда урнашуына гына түгел, аның тышкы кыяфәтенә, эчтәге бүлмәләргә, коридорларга һәм аларның бизәлешенә дә, зәвыклы җиһазлар, оргтехника белән тәэмин ителешенә дә зур игътибар бирелгән. Югарыда телгә алган программаны кабул итү юкка гына булмады.  Авыл җирлеге биналарының күпчелеге  узган гасырда ук төзелгән корылмалар.  Аларның күбесенең яхшы ремонт күргәне юк иде.  2016 елда  республикабызның муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе  съездында  әлеге мәсьәләгә игътибар бирелеп, әнә шундый әһәмиятле карар кабул ителгән иде.  Берәм-берәм булса да, җирлек биналары төзекләндерелә, яңалары төзелә башлады. Нәтиҗәсе - күз алдында!

Кунагыбыз өй туена буш килмәгән: авыл җирлеген үстерүдә  куйган фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен ул Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенең Мактау грамотасын тапшырды, ә  яңа йортка сәгать бүләк итте. Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын исә Нәҗип Хаҗипов кулыннан биредә төзелеш эшләре башкарган җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте прорабы Рафил Гатиятуллин кабул итеп алды. Җитәкчелек төзүчеләрнең эшенә “бишле” билгесе куйды.

Җирлекнең яңа бинасы каршына эленгән кызыл тасманы кисү хокукы да муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповка, районыбыз кунаклары - Альберт Кәримов белән Әгъзам Гобәйдуллинга һәм җирлек башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшинга бирелде. Шулай ук Баландышта  республика программасы нигезендә төзелеп килүче ял паркы төзелеше дә кунакларның күңеленә хуш килде. Авыл халкы белән очрашу вакытында алар авылда да киң колач белән төзелешләр һәм төзекләндерү эшләре баруына, тормыш дәрәҗәсенең көннән-көн югары күтәрелә, яхшыра баруына ихлас сөенүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев