Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Беләккә кызыл җеп бәйләү - хәрәм, ул исламнан чыгара» - мулла яшьләр модасына каршы

Тимур хәзрәт Шабакаев беләзеккә кызыл җеп бәйләп йөрүне кискен тәнкыйтьли.

Шаран районыннан Тимур хәзрәт Шабакаев ТикТок аккаунтында «Тот самый мулла» аккаунтын алып бара. Ул яшьләр арасындагы популяр модага — сул беләккә кызыл җеп бәйләп йөрүгә каршы чыга.

Кадерле мөселманнар! Иманыгызны менә шушы файдасыз әйберләргә сатмагыз, ул мөселманга зур гөнаһ китерә һәм ислам диненнән чыгара! — ди ул һәм кызыл беләзекне күрсәтә.

Тимур Сабакаев кызыл җепнең ни сәбәпле зыянлы икәнен сөйли. Кызыл җеп беләзек яһүди һәм каббалистик гореф-гадәтләр белән бәйле, ул кешене күз тиюдән, көнләшүдән саклый дигән ышану бар.

Сез бу кызыл җепне кемнәр йөрткәнен карагыз. Дөнья күләмендәге йолдызлар. Алар үзләренең җырларында нәрсә пропагандалый? Оккультизм, болар барысы да шайтан армиясе. Коръәндә нәрсә язылган, — ди ул һәм бер аятьне укып күрсәтә.

Тимур хәзрәт кызыл җеп таккан җырчыларның фотоларын да күрсәтә. Алар арасында Майкл Джексон, Мадонна кебек дөньякүләм йолдызлар да, Николай Басков, Филипп Киркоров кебек Россия йолдызлары да бар. Йолдызларга ияреп, бу модага өстенлек күрсәткән яшьләр бихисап.

«Мин бу әйберне тагып кына йөрим», — дип әйтү гөнаһ, чөнки сез аңа ышанасыз икән, димәк, табынасыз, сез Аллаһны кире кагасыз. Ул җеп сезне түгел, үзен дә яклый алмый, ди Шабакаев.

Мөселманнарга кызыл җепне тагу харам!» — ди Шабакаев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев