Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бездән башка берәү дә булдыра алмас...

2 август - Һава десанты гаскәрләре көне. Бүген аның оешуына 91 ел тулды.

Шушы уңайдан Теләчедә Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм итүче ир-егетләргә багышлап төзелгән һәйкәл-обелиск ачылды. Үзе дә һава десанты гаскәләрендә хезмәт иткән шәхси эшмәкәр Ирек Исмәгыйлев башлангычы һәм иганәсенә төзелгән һәйкәл-обелискны ачу тантанасында районыбыз җитәкчеләре, һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән Саба районы ир-егетләре һәм Теләче авылы халкы катнашты.

Тантананы муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде.

  • Май аенда гына чик сакчыларына багышлап әлегедәй мәһәббәт һәйкәл ачкан идек. Монда беренчелек турында сүз дә була алмый. Чөнки Ватан ил чигеннән башлана. Бүген исә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүче ир-егетләребез үзләре иҗат иткән һәйкәл-обелискны ача, бәйрәм итә. Моңа сәбәп тә бар, бүген һава десанты гаскәрләре көне оешуга 91 ел тулды. Һава десанты гаскәрләренә килсәк, ул ил тарихындагы иң күренекле гаскәрләрнең берсе. Моны десантчыларның үзләренә тормыш девизы итеп алган: “Бездән башка берәү дә булдыра алмас!” дигән канатлы сүзләре үк раслап тора. Әлеге гаскәрләр сафында хезмәт иткән бабайларыбыз, абыйларыбыз һәм якташларыбыз Фин, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп сугышканнар. Соңрак илебез җитәкчелеге аларның Чехсловакия белән Венгриядәге чуалышлар вакытында ярдәмен нык тойган. Әфганстан сугышында кылган батырлыкларын әйткән дә юк. Бүген дә алар илебез бөтенлеге сагында уяу торалар. Рәхмәт Сезгә!  Хәрби бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, гаилә иминлеге теләп калам, - дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.
  •  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев