Бүген район хуҗалыклары, авыл җирлекләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату итә.
Районыбыз җитештерүчеләре сатып алучыларга бодай, арпа, солы, бәрәңге, сөт, ит, яшелчәләр һәм башка төрле продукция тәкъдим итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов хәбәр итүенчә, биредә барлыгы 31 автомашинада 20 тонна ашлык, 2.5 тонна бәрәңге, 2.3 тонна сөт, 1.8 тонна ит, 600 мең сумлык сөт продуктлары алып килгәннәр.
Нет комментариев