Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы кайда урнашачагы билгеле
В республике

Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы кайда урнашачагы билгеле

Бу җомга көнне, 16 октябрьдә, Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика белән Һиндстан хезмәттәшлеге актив үсә: сәүдә күләме арта, Татарстанның кайбер предприятиеләре белән уңышлы эш алып барыла. Республика автомобильләр, суднолар, газ суырту җайланмалары, шиналар, компрессорлар һәм медицина инструментлары белән тәэмин итәргә әзер. Татарстан шулай ук Һиндстан компанияләре өчен дә ачык.

Очрашудан соң Миңнеханов һәм Кумар Цумда Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгын урнаштыру планлаштырылган бинаны карадылар. Хәзер әлеге вәкиллек җирле кунакханәдә урнашкан.


Нет комментариев