Бүген - чик сакчылары көне
Райондашларыбызны бүген обелискны ачу тантанасына чакырабыз.
1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән.
Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән.
Башка еллардан аермалы буларак, районыбыз Чик сакчылары быел әлеге күренекле датаны Теләченең Ленин урамында (Казан ягыннан Теләчегә керү ягында) төзелгән обелиск янында каршылаячак.
Барыгызны да бүген сәгать 13:00дә обелискны ачу тантанасына чакырып калабыз!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев