Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады
Главные новости

Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады

Алда - имтиханнар.

Бүген район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр. Алда аларны имтиханнар көтә.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. 

Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә! 


Нет комментариев