Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген Россия почтасы көне!

Россия почтасы көне - Россиядә 1994 елдан башлап июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Бүген заманча технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керсә дә, почта мәгълүматларны, язмача хат-хәбәрне, матбугатны кешеләргә җиткерүче иң ышанычлы чара булып кала. Почта дигәндә, күз алдына теләсә-нинди һава шартларында да пенсия, газета-журналлар, кешеләргә хатлар аша сөенечле хәбәрләр җиткерүче хат ташучыларны күз алдында тотабыз. Район почта бүлеге коллективы, күркәм хезмәт традицияләренә тугры калып һәм халыкның ихтирамын яулап, алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен эшли. Шул рәвешле кешеләрнең көнкүреше яхшыруга булышлык итә. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан барыгызга да нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Сез китергән хәбәрләр һәрдим район халкын сөендереп торсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев