Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүләкләнделәр

Бүген, 10 июль көнне, район хакимиятенең актлар залында районда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырдылар.

Теләче муниципаль районда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен Олы Мишә авыл җирлегеннән Габделнур Маннаповка күкрәк билгесе, Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хасановка һәм шулай ук әлеге җирлектән озак еллар янгын сүндерү машинасында сакта торучы Рәфкать Ахметсафинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район янгын бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Зиннатов тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев