Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чарасыз калмыйк

Берничә атна элек Буа районының Карлы авылында фермер Мөдәррис Хәйруллов хуҗалыгында кош гриппы ачыкланып, меңнән артык каз-үрдәкне яндырганнар.

Бу хакта 13 октябрь көнне “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, инженерия хезмәткәрләре, икътисадчылар һәм фермерлар катнашында узган семинар-киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов әнә шулай дип белдерде. Фермер җәй башында 1094 баш каз бәбкәсе алып үстергән. 27 сентябрь көнне Чувашия Республикасыннан китерелгән 126 баш үрдәк тә сатып ала. Берничә көннән фермерның үрдәкләре, соңрак казлары кырыла башлый. Шуннан соң гына фермер ветеринарларга мөрәҗәгать итә. Биредә 21 көнгә кадәр карантин игълан ителгән. Башка хуҗалыклардагы кош-корт та контрольдә тотыла. Бу көтелмәгән хәл Чувашия Республикасыннан китерелгән үрдәкләрнең ветеринария белешмәсе булмау аркасында килеп чыга. 45 көнлек үрдәкләр авыру булган. Ветеринария белешмәсе булган очракта да, фермер аларны ике атна карантинда тотарга тиеш иде, ул башта ук аларны казлар янына җибәргән. Анализлар казүрдәкләрдә кош гриппы булуын күрсәтә. Башта үрдәкләрне фермер үзе генә дәвалап караган, әмма эш күпкә җитди булып чыга. Шуңа да ветеринарларга кош-кортларны, укол кадап йоклатып, яндырудан башка чара калмый. Хәзер кошлар асралган утар дезинфекцияләнгән, 15 см тирәнлектәге җир өслеге кырдырып алынган. Зарарланган участок сүндерелмәгән известь белән эшкәртеләчәк. Җәй буе ашатып үстергән казларның суяр вакыт җиткәндә генә шундый бәлага тарулары бик кызганыч, әлбәттә. Фермерның күпме акча югалтуын чамалавы авыр түгел. Кимендә бер миллион сум акчасын суга салган ул. Акча артында күпме хезмәт ятканын әйткән дә юк. Ярый, ветеринарлар моңа вакытында чик куя, авыру башка хуҗалык кош-кортларына күчеп өлгерми. Бу хакта ассызыклап сөйләп, Илгизәр Гарипов семинарда катнашучыларга ветеринария белешмәсеннән башка терлек, кош-корт сатып алмаска киңәш итте. Бу таләп, улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, барыбызга да кагыла. Ветеринария белешмәсеннән башка гына терлек, кош-корт сатып алганда нинди аяныч хәлгә юлыгачагыбыз көн кебек ачык. Буа фермеры Мөдәррис Хәйруллов белән булган хәл моның ачык мисалы.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев