Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чикләүләр кертеләчәк

2 октябрь көнне иртәнге җидедән көндезге унбергә кадәр Теләче авылының Ленин урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелү сәбәпле, транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

Мәсәлән, әлеге сәгатьләрдә Ленин урамы буйлап, Совет урамыннан башлап Киров урамы тыкрыгына кадәр, Зур Тау башы урамы буйлап, Ленин урамыннан Чехов урамы тыкрыгына кадәр һәм Фатих Хөсни урамыннан Совет урамы тыкрыгына кадәр транспорт чаралары хәрәкәте туктатылып торачак.

Әлеге гамәл 2006 елның 6 октябрендә чыгарылган “Россия Федерацияcендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 нче номерлы һәм 2007 елның 8 ноябрендә чыгарылган “Россия Федерацияcендә автомобиль юллары, юллардагы эшчәнлек һәм Россия Федерациясендә кайбер канун актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 257 номерлы Федераль закон кысаларында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев