Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакцина кадаттыңмы әле?

Теләче район үзәк хастаханәсе яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясарга чакыра.

Теләче район үзәк хастаханәсе яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итү турында игълан итә. Билгеле булганча, вакцинация - йогышлы авырулардан саклауның иң нәтиҗәле ысулы. Вируска каршы уңышлы көрәшү өчен, беренче чиратта, хроник авырулар (шикәр диабеты, симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары) булган пациентларга, шулай ук риск зонасында булган һәм үз эшчәнлеге буенча күп кеше белән даими элемтәдә торырга мәҗбүр булган кешеләргә прививка ясатырга киңәш ителә.
Шул уңайдан 18 яшьтән алып  барлык теләүчеләрне участок табибына, яшәү урыны буенча шәфкать туташына, фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерларына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

НИЧЕК ЯЗЫЛЫРГА
Прививкага сырхауханә аша да, "ТР Дәүләт хезмәтләре" Порталы аша да язылырга мөмкин. Моның өчен порталның баш битендә "COVID-19дан түләүсез вакцинация" баннерын яки "Табибка язылу" хезмәтен сайларга кирәк, шуннан соң ул сервис формасына эләгә. Алга таба  полис номерын язырга һәм уңайлы вакытны сайларга кирәк.

ВАКЦИНАЦИЯ ПУНКТЫ
Теләче авылы, Ленин ур., 35
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: (884360) 21-2-38
Эш режимы: пн-пт 8.00 дән 16.00 гә кадәр һәм сб. 8.00 дән 12.00 гә кадәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев