Дәүләт ветеринария учреждениеләрендә котыру авыруыннан бушлай вакцина ясыйлар
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә төрле профилактик чаралар үткәрәләр.
Татарстанның дәүләт ветеринария учреждениеләре йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына котыру авыруыннан түләүсез прививка ясый башлады, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Ветеринария белгечләре хуҗалыкларда йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация үткәрү өчен торак пунктларга чыга. Хайваннарның котыру авыруына профилактика халык өчен бушлай үткәрелә», - диделәр министрлыкта.
Теләче районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә төрле профилактик чаралар үткәрәләр, шул исәптән мәчеләргә һәм этләргә максималь вакцинация ясау, кыргый хайваннар санын җайга салу буенча чаралар үткәрү, халык белән аңлату эшләре алып бару һәм памяткалар тарату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев