Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Экология» милли проекты кысаларында чүплекләрне рекультивацияләү буенча эшләр төгәлләнде

Татарстан Республикасында «Чиста ил» региональ проекты кысаларында элек тискәре йогынтыга дучар булган җирләрне торгызу эшләре дәвам итә.

Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә 6,0 га мәйданлы чүплекне рекультивацияләү төгәлләнде.

Шулай ук агымдагы елда Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Прости авылы янында урнашкан 15,1 га мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек рекультивацияләнәчәк. Резинотехник эшләнмәләр чүплеге даими рәвештә янып Түбән Кама шәһәренең Атмосфера һавасына тискәре йогынты ясап торды. Хәзерге вакытта объектта тәмамлау эшләре бара.

Әлеге объектларны бетерү нәтиҗәсендә экологик хәлнең сыйфаты республиканың 8000 меңнән артык кешесе өчен яхшырачак.

Киләсе елда Казан шәһәренең Мамадыш тракты урамындагы Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр башлану планлаштырыла. 14,1 га мәйданлы әлеге полигон Казан шәһәренең атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый. 2020-2021 елларда Самосырово полигоны урнашкан зонада яшәүче Казан шәһәре гражданнарыннан берничә йөз мөрәҗәгать керде.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Татарстан Республикасына 2022-2024 елларда әлеге чараны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 890,6 млн сум күләмендә субсидия бирү турында алдан килешү имзаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев