Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Эксперт ял көне дип игълан ителгән көннәрдә хезмәт хакы ничек түләнәчәк икәнен аңлатты

Ул әлеге даталар өчен икеләтә хезмәт хакы алуга дәгъва кылучы хезмәткәрләрне дә атады.

4 нче майдан 7 нче май көннәре ял көннәре дип игълан ителде. Бу көннәр өчен хезмәткәрләр билгеләнгән оклад күләмендә акча алачак, дип сөйләде суд эксперты Юрий Капштык.
"Тулысынча ялланган (сдельный) хезмәт хакы булганда, хезмәткәрнең эш көне булмаган көннәрдә түләү өчен нигезләре юк, - дип аңлата эксперт. - "Оклад+ялланган" түләү схемасын кулланганда хезмәткәр оклад буенча гына исәп-хисап алачак, чөнки бу көннәрдә бернинди продукция дә чыгарылмый".

Эшләми торган көннәрдә эшчәнлек өзлексез булган күп кенә оешмалар хезмәткәрләре эшләвен дәвам итәчәк. Алар өчен бу гадәти эш көннәре булачак. Мәсәлән, нефть эшкәртү, металлургия, атом сәнәгате, төзелеш. Моннан тыш, җылылык, электр белән тәэмин итү, канализация, су кертү белән шөгыльләнүче оешмалар халыкка хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәкләр. Шулай ук  кәрәзле компанияләрне һәм интернет-провайдерларны, сәүдә (бигрәк тә беренче чиратта кирәк булган товарлар, азык-төлек һәм эчемлекләр), кунакханәләрне эксплуатацияләүгә бәйле эшләр тукталмаячак. Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре дә дәвам итәчәк", - дип саный Капштык.

Әмма әгәр хезмәткәрне гадәти графиктан яки сменаларның расписаниесеннән тыш эшкә җәлеп итсәләр, мондый гадәттән тыш хезмәт икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Мондый норма РФ Хезмәт кодексының 153 статьясында һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының "Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы күләмен билгеләү турында" 2021 елның 8 февралендәге 287-ФЗ номерлы хатында беркетелгән, дип аңлата эксперт.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев